Бүген туган көнең

Бүген туган көнең, шау-гөр килә өең,
Дус, туганнар табын түрендә.
Ныклы сәламәтлек, озын гомер тели,
Матур сүзләр һәркем телендә.

Ал таң атып торсын, кояш балкып торсын,
Чиксез шатлык дөньяң күгендә.
Ерак торсын картлык, балаларың кайтып,
Һәрчак язлар булсын күң(е)леңдә.

Былбыл кошлар кунсын, тормыш гөрләп торсын,
Бәхет кошы сайрап кулыңда.
Сөенечле көннәр, тыныч булсын төннәр
Алда килер тормыш юлыңда.

Гел шат яшә син дә, моңаюны белмә —
Саф чишмәдәй миннән теләкләр.
Гомер озын булып, пар канатлы булып,
Бергә типсен сезнең йөрәкләр.
Гомер озын булып, пар канатлы булып,
Бергә типсен сезнең йөрәкләр…
Бергә типсен сезнең йөрәкләр…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »