Күлләре

Категория: көе сүзләре

Күктә тулган ай калыккач,
Йолдызлар төшә күлгә.
Гашыйкларның сөю серен
Пышылдар өчен җилгә…
Йолдызның нуры җемелди
Түгәрәк күл өстендә.
Әллә чынлап тылсым бармы
Мәхәббәтнең хисендә?..

Һәй, күлләре, күлләре,
Күктә йолдыз эзләре.
Ерак кебек булсалар да,
Күз кысалар үзләре…

Гашыйклар йолдыз саныйлар,
Барсын бәхеткә юрап…
Сөю килсә, килә бит ул,
Тормый ла синнән сорап…
Ай да күлгә сукмак салган,
Нурларын басма итеп.
Күзәтә ул гашыйкларны,
Карый һушлары китеп…

Һәй, күлләре, күлләре,
Күктә йолдыз эзләре.
Ерак кебек булсалар да,
Күз кысалар үзләре…

Күктә тулган ай калыккач,
Йолдызлар төшә күлгә.
Гашыйкларның сөю серен
Пышылдар өчен җилгә…
Йолдызның нуры җемелди
Түгәрәк күл өстендә.
Әллә чынлап тылсым бармы
Мәхәббәтнең хисендә?..

Һәй, күлләре, күлләре,
Күктә йолдыз эзләре.
Ерак кебек булсалар да,
Күз кысалар үзләре…
Һәй, күлләре, күлләре,
Күктә йолдыз эзләре.
Ерак кебек булсалар да,
Күз кысалар үзләре…
Ерак кебек булсалар да,
Күз кысалар үзләре…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »