Бәйрәмнәрнең дә бәйрәме,
Ул бит безнең туган көн.
Истәлекле шушы көнне
Көтеп ала бит һәркем.
Туган көн ул туган көн,
Гомернең бер мизгеле,
Әллә нидән шатландыра,
Сөендерә күңелне.
Бүләкләргә, теләкләргә
Күмеләсең ул көнне.
Күңелле булган вакытлар
Куандырмый соң кемне?
Туган көн ул туган көн,
Гомернең бер мизгеле,
Әллә нидән шатландыра,
Сөендерә күңелне.
Каршы алыйк бәйрәмнәрне
Дуслар, туганнар белән бергә.
Якыннар белән гөрләшеп
Яшик шулай гомергә.
Туган көн ул туган көн,
Гомернең бер мизгеле,
Әллә нидән шатландыра,
Сөендерә күңелне.
Варианты песни
- Туган көн (беренче вариант)
- Туган көн (икенче вариант)
- Туган көн (өченче вариант)
- Туган көн (дүртенче вариант)
- Туган көн (бишенче вариант)
- Туган көн (алтынчы вариант)
- Туган көн (җиденче вариант)
- Туган көн (сигезенче вариант)
- Туган көн (тугызынчы вариант)
- Туган көн (унынчы вариант)
- Туган көн (унберенче вариант)
Бу җыр Чулпан Йосыпова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 10/01/2025 - 10:14
«
»
