Кара каш (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Бәхет өчен күп кирәкми:
Бер елмаюың, бер караш.
Гашыйк иттең йөрәгемне,
Әй, сөйкемле кара каш.

Көннәремдә, төннәремдә
Син бит ул минем уйда.
Ничек соң шулай булмасын,
Син дип, башыңны җуй да.
Әй, шул йөрәгемне өзде
Бер караш, бер елмаю.
Юкка чыга бер мизгелдә
Сине көтеп моңаю.

Бәхет өчен күп кирәкми:
Бер елмаюың, бер караш.
Гашыйк иттең йөрәгемне,
Әй, сөйкемле кара каш.

Бик сагындым диеп әйтсәң
Күкнең җиде катында.
Менә җырлар итеп язам
Сөюләрем хакында.
Синең булу үзе бәхет,
Әйтергә сүзләр җитми.
Шул елмайган якты йөзең
Күз алларымнан китми.

Бәхет өчен күп кирәкми:
Бер елмаюың, бер караш.
Гашыйк иттең йөрәгемне,
Әй, сөйкемле кара каш.
Бәхет өчен күп кирәкми:
Бер елмаюың, бер караш.
Гашыйк иттең йөрәгемне,
Әй, сөйкемле кара каш…

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »