Безнең инеш буенда
Сайрый гармун сыздырып.
Өеңдә йокласаң да
Уятырбыз сызгырып.
Безнең күрше авылда
Гармун өзгән чагында,
Уйнап-көлеп, шаулап-биеп,
Шулай булсын тагын да.
Без, без, без идек, без унике кыз идек,
Синдәй егетләр янында без шаян йолдыз идек.
Эх, дәрт бар иде, киң урамнар тар иде,
Ут кебек егетләргә чибәр кызлар пар иде.
Эх, дәрт бар иде, киң урамнар тар иде,
Ут кебек егетләргә чибәр кызлар пар иде.
Төшеп чишмә буена, бергә кичке уенга,
Күмелсен чишмә буе дәртле җырларга, моңга.
Әйдә, минем каршыма чык син парлап биергә,
Риза таң атканчы шулай шаярырга, көлергә.
Без, без, без идек, без унике кыз идек,
Синдәй егетләр янында без шаян йолдыз идек.
Эх, дәрт бар иде, киң урамнар тар иде,
Ут кебек егетләргә чибәр кызлар пар иде.
Эх, дәрт бар иде, киң урамнар тар иде,
Ут кебек егетләргә чибәр кызлар пар иде.
Моң тулы күңелебез,
Җырлап биергә оста
Егетләр һәм кызлар без.
Уйнап торсын гармуннар,
Агылсын дәртле моңнар,
Шатлык нурына күмелеп,
Атсыннар алсу таңнар.