Йөрәгемнең түрләренә
Яздым мин синең исемне.
Ничек кенә аңлатыйм соң
Шул серле сөю хисемне.
Якты көнем, айлы төнем,
Сулар һавам син — багалмам,
Аккошкаем, балкышкаем,
Мин бер көн синсез тора (а)лмам.
Теләп алган язмышым син,
Сөйкемле чын сөю язым.
Якыным син, байлыгым син,
Җаныма якын моң-назым.
Ямьле җәем, тормыш җаем,
Фәрештәм син, өметем,
Сиңа дигән сөюләрем,
Мәхаббәтем син бербөтен.
Варианты песни
Бу җыр Гөлназ Шакирова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 10/01/2025 - 20:37
«
»
