Умырзаям (Умырзая)

Категория: көе сүзләре

Ташкыннардай хисләремне
Мин сиңа бүләк итәм,
Күңелемә хуш килердәй
Инде җавабын көтәм.

Бәхет-шатлык белән үскән
Син — язгы умырзаям.
Яннарымда син булганда
Үтмәс лә гомер зая.

Минем көчле иңнәремә
Таян син авыр чакта.
Ике дөнья җәннәте күк
Синең кайнар кочакта.

Бәхет-шатлык белән үскән
Син — язгы умырзаям.
Яннарымда син булганда
Үтмәс лә гомер зая.

Мин көзләргә кермим әле,
Синең язларда калам.
Йөрәк "Син" диеп типкән чакта
Юк миңа башка чарам.

Бәхет-шатлык белән үскән
Син — язгы умырзаям.
Яннарымда син булганда
Үтмәс лә гомер зая.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »