Яратам дип нигә әйттең син?

Бик сагындым сине, тәүге сөю,
Саф хисләрем сиңа кабынган.
Иң беренче тапкыр яратам дип,
Мәхәббәт дип сиңа табынган.

Килеп миңа дистә еллар узгач,
Яратам дип нигә әйттең син?
Күзләреңә карап он(ы)тылырга,
Шул мизгелне һаман көтәм мин.

Алып кайта мине яшьлегемә,
Балачакка синең исемең.
Айлы кичтә безнең өчен туган
Эзли иде күкләр җисемен.

Килеп миңа дистә еллар узгач,
Яратам дип нигә әйттең син?
Күзләреңә карап он(ы)тылырга,
Шул мизгелне һаман көтәм мин.

Кочагымны җәеп сиңа кайтам,
Йөг(е)рәм, йөг(е)рәм үзем, ашыгам.
Ярларымнан чыккан, тоеп булмый,
Хисләрем шул, хисләр ташыган.

Килеп миңа дистә еллар узгач,
Яратам дип нигә әйттең син?
Күзләреңә карап он(ы)тылырга,
Шул мизгелне һаман көтәм мин.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »