Кирәкми сүзләр

Категория: көе сүзләре

Чәчәкләре сулмас гөлем
Ул бит безнең мәхәббәт,
Тоеп шушы гүзәл хисне
Яшәүләре мең рәхәт.

Син миңа, мин сиңа кадерле,
Матур җыр итик гомерне.
Аңлата күзләр, кирәкми сүзләр,
Бәхеттән балкый йөзләр.

Ялкынга тиң мәхәббәтнең
Тылсымлыдыр назлары,
Шау чәчәккә күмелгән бит
Яшьлегебез язлары.

Син миңа, мин сиңа кадерле,
Матур җыр итик гомерне.
Аңлата күзләр, кирәкми сүзләр,
Бәхеттән балкый йөзләр.

Шаяным син, асыл кошым,
Гомеремнең балкышы.
Мәхәббәтем күлләренең
Син бит йөзәр аккошы.

Син миңа, мин сиңа кадерле,
Матур җыр итик гомерне.
Аңлата күзләр, кирәкми сүзләр,
Бәхеттән балкый йөзләр.
Син миңа, мин сиңа кадерле,
Матур җыр итик гомерне.
Аңлата күзләр, кирәкми сүзләр,
Бәхеттән балкый йөзләр…
Бәхеттән балкый йөзләр…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »