Кара күлмәк киеп өсләреңә
Кермә, бәгърем, кермә төшләремә,
Күңелемә авыр итәсең,
Күңелемә авыр итәсең.
Үпкәләгән төсле тып-тын гына,
Күзләремә карап моңсу гына,
Борыласың да тагын китәсең,
Борыласың да тагын китәсең.
Кермә, бәгърем, кермә төшләремә,
Төшмә инде, төшмә исләремә,
Безнең язлар калды еракта,
Безнең язлар калды еракта.
Үткән язлар мәңге кире кайтмас,
Сулган гөлләр кабат чәчәк атмас,
Үкенеп тә инде, елап та,
Үкенеп тә инде, елап та.
Үткәннәрне кабат-кабат күзлим,
Аерылуның сәбәпләрен эзлим.
Гаепләрем минем кайда соң,
Гаепләрем минем кайда соң?
Тик аңламыйм, аны табулардан
Үткән гаепләрне табулардан
Бүгенгегә нинди файдасы,
Бүгенгегә нинди файдасы?
Кермә, бәгърем, кермә төшләремә,
Төшмә инде, төшмә исләремә,
Безнең язлар калды еракта,
Безнең язлар калды еракта.
Үткән язлар мәңге кире кайтмас,
Сулган гөлләр кабат чәчәк атмас,
Үкенеп тә инде, елап та,
Үкенеп тә инде, елап та…
Кермә, бәгърем, кермә төшләремә…
Кермә, бәгърем, кермә төшләремә…
