Синнән китүләрем ялгыш булган

Синнән китүләрем ялгыш булган,
Мин һаман сине оныта (а)лмыйм.
Гафу итсәң, гафу итмәсәң дә
Синең мәхаббәтне югалта (а)лмыйм.

Мәхаббәтсез сандугач та яши алмый,
Аккошлар да тына, бойыга.
Син мине, ә мин сине
Сагынып юксынып,
Күпме гомер узды заяга.

Сакламадык бит, саклый алмадык,
Мәхаббәтнең кадерен белмәдек.
Кайда хата, ә кайда дөреслек,
Нигә ятлардан назлар эзләдек?

Мәхаббәтсез сандугач та яши алмый,
Аккошлар да тына, бойыга.
Син мине, ә мин сине
Сагынып юксынып,
Күпме гомер узды заяга.

Җаннар арыган, кипкән, гөлдәй сулган,
Йөрәк түре сагышларга тулган.
Ике якта, ике ярда яшәп
Күпме яшьлегебез әрәм булган.

Мәхаббәтсез сандугач та яши алмый,
Аккошлар да тына, бойыга.
Син мине, ә мин сине
Сагынып юксынып,
Күпме гомер узды заяга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »