Кемнең генә тиде күзе,
Әллә яман дошман сүзе,
Нурсызланды нурлы карашың.
Салкын боздай очлы сүзләр
Йөрәгемне жәлләмиләр,
Тигез сукмагыбыз адашты.
Югалма минем язмышымнан,
Безнең юллар бергә кушылган.
Үкенеп еларлык булмасын,
Ашыкмачы, җаным, зинһар, уйлан.
Нинди әче җилләр исте
Өшеттереп күңелеңне,
Зәһәр җилдән саклый алмадым.
Тик бул, җаным, үзең көчле,
Тормыш бит ул шулай үчле,
Парлы канатларың сынмасын.
Югалма минем язмышымнан,
Безнең юллар бергә кушылган.
Үкенеп еларлык булмасын,
Ашыкмачы, җаным, зинһар, уйлан.
Иләс-миләс җилләр иссә,
Ят йөрәктән җылы килсә,
Хәтерлә син әйткән сүземне.
Учларыңда минем йөрәк,
Мәңгелеккә булам терәк,
Ташлап китмә мине үземне.
Югалма минем язмышымнан,
Безнең юллар бергә кушылган.
Үкенеп еларлык булмасын,
Ашыкмачы, җаным, зинһар, уйлан.
/җыр башкорт телендә башкарыла/
