Сизелми дә очып үтә вакыт җил кебек,
Кай арада үсеп җиткән кызым гөл кебек.
Сакла син аны Ходаем, яман күзләрдән,
Якла син аны һәрвакыт авыр сүзләрдән!
Кушымта:Тормыш күгең аяз булсын синең,
Шатландырсын сине һәр көнең,
Иң кадерле һәм иң якын кешем,
Бәхетле бул алтын-көмешем!
Бер тамчы су кебек охшагансың син миңа,
Яхшы кешеләр генә чыксыннар юлыңа!
Син минем күз нурым, бәхетем, шатлыгым,
Кояшым, бергенәм, син бит тере байлыгым.
Кушымта:Тормыш күгең аяз булсын синең,
Шатландырсын сине һәр көнең,
Иң кадерле һәм иң якын кешем,
Бәхетле бул алтын-көмешем!
Ашыкма(ә)ле басарга зур тормыш юлына!
Өлгерерсең әле балакаем барына.
Кабаланма, кошчыгым ояңнан очарга,
Тели сине әниең җилләрдән сакларга!
Кушымта:Тормыш күгең аяз булсын синең,
Шатландырсын сине һәр көнең,
Иң кадерле һәм иң якын кешем,
Бәхетле бул алтын-көмешем!
