Колач җәеп диңгезләрнең
Йөздем суларында,
Туган авылнын күлләре
Торды күз алдымда.
Кушымта:Күрәсең, күңелем
Калгандыр түгелеп
Тәпи баскан туган җиремә
2 Йөрдем мөгҗизәләр күреп
Куе урманнарда
Каеннарым кул изәде
Миңа томаннардан
Кушымта.
3Мәхәббәтемне таптым мин
Кала урамында
Тик адаштым нидер эзләп
Еллар буранында
Кушымта.
4Их кайтасы туган якның
Яшел үзәненә
Эзләп табасы бәхетне
Сабый эзләремнән.
Кушымта.
Бу җыр Алмаз Әхмәтов репертуарында бар
Добавлено АлиһәНур в Втр, 21/01/2025 - 13:30
«
»
