Чык Азнакай кырларына

Категория: көе сүзләре

Чык, туган, ямьле бу якның
Данга бай кырларына.
Чык, үкенмәссең, кырга чык,
Азнакай кырларына, —

Чәчәктә утырган чакта
Кырларда карабодай.
Чык, үкенмәссең, исеңдә
Гомергә калыр бу ай.

Калырсың кырларда ялгыз
Чәчәкләр белән бергә.
Калырсың хисләрең янган
Шәфәкъләр белән бергә.

Чык, туган, данлы бу якның
Назга бай кырларына;
Чык, үкенмәссең, кырга чык.
Азнакай кырларына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (4 голоса)
« »