Рәхмәт, дусларым

Бәхет икән якын дуслар булу,
Алар булгач рәхәт, күңелле.
Кыен чакта хәл дә белә алар,
Күтәрә дә белә күңелне.

Рәхмәт әйтәм, якын дуслар, сезгә,
Сау-сәламәт, имин булыгыз.
Очрашулар үзе гомер бит ул,
Ешрак керсен безгә юлыгыз.

Замананың ыгы-зыгысында
Мәшәкатьләр ерып яшибез.
Шул юлларны узган вакытларда
Дусларыбыз белән көчле без.

Рәхмәт әйтәм, якын дуслар, сезгә,
Сау-сәламәт, имин булыгыз.
Очрашулар үзе гомер бит ул,
Ешрак керсен безгә юлыгыз.

Йөрәк үзе сайлап ала диләр
Җан дусларын гомер юлында.
Мин дә горурланып әйтә алам:
Әл дә сез бар, газиз дусларым.

Рәхмәт әйтәм, якын дуслар, сезгә,
Сау-сәламәт, имин булыгыз.
Очрашулар үзе гомер бит ул,
Ешрак керсен безгә юлыгыз.
Очрашулар үзе гомер бит ул,
Ешрак керсен безгә юлыгыз…
Әл дә сез бар, газиз дусларым…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »