Бүлмәгез юлларымны

Категория: көе сүзләре

Үз юлымнан һаман киләм,
Бүлмәгез юлларымны.
Искә алып кабатланмас
Үтелгән елларымны.

Үз юлымнан һаман киләм,
Бүлмәгезче юлымны…
Таралсын моң-зарларыгыз,
Тыңлап йөрәк җырымны.

Үз юлымнан һаман киләм,
Тормыш дәрьясын кичеп.
Ачы, тозлы сукайларын
Эчмәс җиремнән эчеп.

Үз юлымнан һаман киләм,
Бүлмәгезче юлымны…
Таралсын моң-зарларыгыз,
Тыңлап йөрәк җырымны.

Үз юлымнан һаман киләм,
Каршы жилләр өтсә дә.
Буш вәгъдәләргә алданып
Гомер зая үтсә дә.

Үз юлымнан һаман киләм,
Бүлмәгезче юлымны…
Таралсын моң-зарларыгыз,
Тыңлап йөрәк җырымны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »