Табынам җырларыма

Категория: көе сүзләре

Каксалар да түзә җаным,
Кимсетсәләр дә түзәм.
Әрнү-сагышларга түзеп,
Әрнү-сагышларга түзеп,
Җырга хисләрне тезәм.

Сүнәм-сүнәм дигән чакта
Җырлар язып кабынам.
Җаным гашыйк җырга-моңга,
Шуңа җырга табынам.
Җаным гашыйк җырга-моңга,
Шуңа җырга табынам.

Җырлап кайгыларым басам,
Җырлап күңелем ачам.
"Мин кем" диеп йөргәннәрдән,
"Мин кем" диеп йөргәннәрдән
Әллә кайларга качам.

Сүнәм-сүнәм дигән чакта
Җырлар язып кабынам.
Җаным гашыйк җырга-моңга,
Шуңа җырга табынам.
Җаным гашыйк җырга-моңга,
Шуңа җырга табынам.

Була алмыйм һич тә үчле,
Җырымнан табам көчне.
Гаделсезлеккә түзә (а)лмыйм,
Гаделсезлеккә түзә (а)лмыйм,
Елап алам һәр кичне.

Сүнәм-сүнәм дигән чакта
Җырлар язып кабынам.
Җаным гашыйк җырга-моңга,
Шуңа җырга табынам.
Җаным гашыйк җырга-моңга,
Шуңа җырга табынам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »