Сорамагыз, дуслар

Категория: көе сүзләре

Сорамагыз, дуслар, “Бу хисләрнең
Кайсысы соң, — диеп, — синеке?”
Мин, ахрысы, яралганмын Күктән,
Хисләрем дә түгел Җирнеке…

Яралганмын Кояш нурларыннан —
Шатлыгым бар күңел очарлык!
Көлтә-көлтә нурга чума җаным —
Барыгызны бергә кочарлык!

Яралганмын каурый болытлардан —
Җиргә аз-маз сагыш тараткан…
Моңсу була кайчак шигырьләрем —
Минем дә соң бар ла яраткан…

Юлларымда хәсрәтлене күрсәм —
Кайгы тама никтер җырымнан…
Үкенгәннең үкенече йога —
Узган чакта аның турыннан…

Йөрәгемә шулай мең төрле хис,
Мең төрле моң сездән җыелган…
Тик бер генә чикләү: шигырьләрдә
Үземнекен әйтү тыелган!..

Шуңа да сез, зинһар, сорамагыз,
Юрамагыз моң-зар күзләрдә…
Мин бәхетле сезнең күңелдәген
Әйтеп бирә алсам сүзләрдә…
Әйтеп бирә алсам сүзләрдә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »