Пар аккоштай чынаяклар

Пар аккоштай чынаяклар
Түгәрәк өстәлләрдә…
Түгәрәк бәхет телимен
Һәрбер чәй эчкәннәргә…

Өрә-өрә чәйләр эчәм,
Иреннәрем пешмәсен…
Сөя белми сөйдергәннәр
Иреннәрен тешләсен….

Чәйләрегез тәмлеме соң?
Куеларын эчмәгез.
Мәхәббәтегез суынса,
Күз ялкынын өстәгез!

Өрә-өрә чәйләр эчәм,
Иреннәрем пешмәсен…
Сөя белми сөйдергәннәр
Иреннәрен тешләсен….

Чынаяклар сурәтендә
Чия, балан, карлыган…
Йөрәккәем сыкраганда
Җырлар язып калдырам….

Өрә-өрә чәйләр эчәм,
Иреннәрем пешмәсен…
Сөя белми сөйдергәннәр
Иреннәрен тешләсен….

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »