Бер көнеңне бүләк итче миңа,
Сорамыймын шуннан артыгын.
Өр-яңадан терелеп китсен әле
Үлеп бара торган шатлыгым.
Шатлык учак бит ул, ә учакка
Утын өстәп тору кирәкле.
Учак сүнмәсен дип, өзеп-өзеп,
Салып торам анда йөрәкне.
Бер көнеңне бүләк итче миңа,
Синең нурың калсын өемдә.
Кабызырмын аны кояш итеп
Җанда кояш сүнгән көнемдә.
Бер көнеңне бүләк итче миңа…
Бу җыр Әбри Хәбриев репертуарында бар
Добавлено tatassr в ЧТ, 30/01/2025 - 10:38
«
»
