Бу җырыма куштым чишмә моңын,
Бу җырыма куштым таң нурын,
Мәхаббәтне куштым, аз булса да,
Сагынуның куштым сабырын.
Бу җырыма куштым җилләр шавын,
Куштым азрак яшен чаткысын,
Сөю ләззәтеннән — чак-чак кына,
Сөю газабының — яртысын.
Яртысын мин сиңа калдырамын,
Бәлки мине берчак аңларсың,
Минекедәй җаның сызлаганда,
Син дә бер көярсең — янарсың.
Син дә, бәлки, шулчак тоярсыңдыр
Ялгыз янып, ялгыз сөюне…..
Кермә күңелемә! Мин бикләндем!!!
…Уртак бүлдем янып-көюне.
Яртысын мин сиңа калдырамын,
Бәлки, мине берчак аңларсың,
Минекедәй җаның сызлаганда,
Син дә бер көярсең–янарсың.
Урталайга бүлдем — сиңа бирәм
Янган утларымның яртысын,
Күңелеңдә маяк итеп сакла
Минем сөюемнең яктысын.
Мин түзәрмен — түземлеләр түзә!
Янып кабат көлдән терелә.
Онытырмын, тик үтенәм шуны:
Күңелемә бүтән үрелмә!
Онытырмын, тик үтенәм:
Күңелемә бүтән үрелмә!..
