Тарта иде әткәй тәмәке

Өй алдында утырадыр кебек
Әткәй, тәмәкесен көйрәтеп.
Каршы чыгар кебек күрешергә,
Олы кәлүшләрен сөйрәтеп.
Күчеп китте инде әткәй күптән
Тәмәкесез якка, еракка.
Күңел белән генә кайтам хәзер
Әткәй улы булып кунакка.

Истән чыкмый: исән чакларында
“Тартма, әткәй”, — диеп әйткәнем.
Зар буласы икән бер күрергә
Тартып утырганын әткәйнең…

Кайдан сабырлыклар алды икән
Түзеп булмас сыман чакларда?
Җиңелрәк, бәлки, тоелгандыр
Ачы тәмәкесен тартканда…

Истән чыкмый: исән чакларында
“Тартма, әткәй”, — диеп әйткәнем.
Зар буласы икән бер күрергә
Тартып утырганын әткәйнең…

Күпме теләсәң дә, әнкәйләрне
Тартып алып булмый вакыттан.
Сорый гына алам, әнкәемне
Яздырма, дип, матур картлыктан.

Яшәсен иде дә бит әткәйләр,
Тартып алып булмый вакыттан.
Мәңге яшәр җирләр булмагандай,
Дәва юк икән шул картлыктан.
Зар буласы икән бер күрергә
Тартып утырганын әткәйнең…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »