Назлар тулы йөрәгемне
Аңлаучысы табылырмы?
Дөньяның бер хәйләкәре
Бик саксыз кагылырмы?
Барына да әзер булсын,
Сынатмасын йөрәгем.
Дөньядагы үз тиңемә
Бәхет бирү — теләгем.
Тапсам әгәр кадерлемне,
Ул да соң мине танырмы?
Йөрәктәге хисләремне
Дөрес аңлый алырмы?
Барына да әзер булсын,
Сынатмасын йөрәгем.
Дөньядагы үз тиңемә
Бәхет бирү — теләгем.
Үтәр идем гомеремне,
Сынатмыйча сынауларны.
Гомерлеккә юлдаш итеп
Үземә лаек ярны…
Барына да әзер булсын,
Сынатмасын йөрәгем.
Дөньядагы үз тиңемә
Бәхет бирү — теләгем.
Бу җыр Лилия Хәмитова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ЧТ, 30/01/2025 - 15:15
«
»
