Оныттың да мени дисең,
Үпкә катыш һәрбер сүзең,
Сагыш тулы ике күзең,
Яралы кош сыман үзең.
Онытырга мөмкин түгел,
Сине генә уйлый күңел!
Син дип тибә минем йөрәк,
Бары тик син миңа кирәк!
Яудырасың катлы-катлы
Сорауларың бер-бер артлы.
Барысына тик бер җавап:
Яратамын сине чынлап!
Онытырга мөмкин түгел,
Сине генә уйлый күңел!
Син дип тибә минем йөрәк,
Бары тик син миңа кирәк!
Күрми торсам өннәремдә,
Керәсең син төшләремә.
Үпкәләмә бервакыт та,
Онытмадым синең хакта.
Онытырга мөмкин түгел,
Сине генә уйлый күңел!
Син дип тибә минем йөрәк,
Бары тик син миңа кирәк!
Бу җыр Лилия Хәмитова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ЧТ, 30/01/2025 - 15:29
«
»
