Моннан соң беркемне сөймәм,
Дигән идең бит син, йөрәк?
Тагын кем шырпы ташлады,
Нигә янасың син дөрләп?
Тагын кем шырпы ташлады,
Нигә янасың дөрләп?
Моннан соң беркемне сөймәм,
Дигән идең бит син, йөрәк?
Инде бүтән һичбер кызга
Карамам дигән күзләр
Айкый төнге йолдызларны,
Синең карашың эзләп.
Айкый төнге йолдызларны,
Синең карашың эзләп,
Инде бүтән һичбер кызга
Карамам дигән күзләр
Беркемгә татлы сүз әйтмәм,
Дип, антлар эчкән телем
Туктаусыз синең исемне
Кабатлап тора бүген.
Туктаусыз синең исемне
Кабатлап тора бүген,
Беркемгә татлы сүз әйтмәм,
Дип, антлар эчкән телем.
/речитатив/
Тагын кем шырпы ташлады,
Нигә янасың дөрләп?
Моннан соң беркемне сөймәм,
Дигән идең бит син, йөрәк…
