Эзлибез бәхетне ерактан,
Сизмибез гомерләр үткәнен.
Белмибез бәхетнең иң зуры
Үзеңнең яныңда икәнен.
Барасы юлларың уңса да,
Эшләрең булса да мактарлык,
Кызыгын тапмыйсың тормышның,
Көтүчең булмаса шатланып.
Җылытмый кояшның нурлары,
Җилләрдә суына кочагың.
Тапмыйсың җаныңа җылылык,
Булмаса мәхәббәт учагың.
Барасы юлларың уңса да,
Эшләрең булса да мактарлык,
Кызыгын тапмыйсың тормышның,
Көтүчең булмаса шатланып.
Юлларда арыгач, талчыккач,
Өеңә кайтулар әй рәхәт —
Чөнки син беләсең өеңдә
Елмаеп көткәнен Мәхаббәт.
Мәхаббәт…
Барасы юлларың уңса да,
Эшләрең булса да мактарлык,
Кызыгын тапмыйсың тормышның,
Көтүчең булмаса шатланып.
Кызыгын тапмыйсың тормышның,
Көтүчең булмаса шатланып….
