Адашма җилләрдә

Категория: көе сүзләре

Бер бик матур синең рәсем
Истәлек иде миндә,
Юкка чыкты,
Мин күпме эзләдем.
Әллә ачык тәрәзәдән
Җилләргә очты микән?
Истәлегең юк, иркәм.

Адашма җилләрдә, җилләрдә,
Адашма җилләрдә, җил-давылда,
Өермәләрдә.
Адашма, адашма, ышанма
Җилләргә, адашкан хисләргә.
Кил әле минем яннарыма,
Кил әле, кил әле.

Тотам безнең вәгъдәләрне,
Көтәрмен мин үзеңне,
Югалса да истәлек, бу рәсем
Янәшәмдә генә минем.
Тик гомерләр яр иде,
Сине килә күрәсем.

Адашма җилләрдә, җилләрдә,
Адашма җилләрдә, җил-давылда,
Өермәләрдә.
Адашма, адашма, ышанма
Җилләргә, адашкан хисләргә.
Кил әле минем яннарыма,
Кил әле, кил әле.
Җилләрдә, җилләрдә адашма,
Адашма җилләрдә, җил-давылда,
Өермәләрдә.
Адашма, адашма, ышанма
Җилләргә, адашкан хисләргә.
Кил әле минем яннарыма,
Кил әле, кил әле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »