Уйлану (туй җыры)

Карурманнарны ла, ай, кискәндә,
Таянырга таяклар тапмадым,
Таянырга таяклар тапмадым.

Алдым да лай каләм, яздым сәлам,
Тапшырырга кешеләр тапмадым,
Тапшырырга кешеләр тапмадым.

Тәрәзәләремне ачып куегыз,
Күрдем печәннәрнең дә кипкәнен,
Күрдем печәннәрнең дә кипкәнен.

Төзәтмәсәгез дә, күреп торам
Яшь гомеркәйләрнең дә үткәнен,
Яшь гомеркәйләрнең дә үткәнен.

/И.Ш.Кадыйровның 2021 елда Казанда чыккан "Татар халкының туй җырлары: Себер ареалы" китабына караганда (112-113-нче битләр), бу җырның төп исеме — "Туй җыры" (Себердә яшәүче керәшен татарларының туй җыры). 1970 елда Төмән өлкәсендә И.Ш.Кадыйров тарафыннан яздырылган һәм нотага төшерелгән. Аны туйда егет өендә килен ягыннан килгән кодалар җырлаган. Җырның көе — Татарстандагы керәшеннәр җырының бер варианты. Җыр беренче мәртәбә 1972 елның 12 октябрендә язучыларның Г.Тукай исемендәге клубында Себер татарларына багышланган кичәдә Флүрә Сөләйманова башкаруында яңгыраган. Соңрак Таһир Якупов бу җырны, сүзләрен бераз гына үзгәртеп һәм исемен «Уйлану» дип атап, радиога яздыра/

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Уйлану (туй җыры)»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »