Эскәтерем киң генә,
Өстәл белән тиң генә.
Минем сөйгән җаныкаем
Җир йөзендә бер генә.
Сандугачның балалары
Бар да кунган тирәккә.
Мәхаббәтең бигрәк каты,
Кан төшерде йөрәккә.
Ике аккош очып бара,
Агыйделдә кышлавы.
Җан бирүдән авыр икән
Сөйгән ярның ташлавы.
/И.Ш.Кадыйровның 2021 елда Казанда чыккан "Татар халкының туй җырлары: Себер ареалы" китабыннан (152-153-нче битләр) беләбез: бу җыр Төмән өлкәсендә И.Кадыйров һәм М.Кадыйрова тарафыннан яздырыла; нотага төшерүчесе — И.Кадыйров. Җыр беренче мәртәбә 1972 елның 12 октябрендә язучыларның Г.Тукай исемендәге клубында Себер татарларына багышланган кичәдә яңгыраган. Соңрак «Эскәтерем» җырын Миңгол Галиев радиога яздырган, баянда Рәгъде Халитов уйнаган. Төмән өлкәсенең Тубыл районы Лаймтамак авылында яшәгән Күчемова Һава апаның әйтүенә караганда, бу җырны авылның Әбелхәер атлы кешесе яшь вакытта күз атып йөргән кызы Шәрибәгә багышлап чыгарган булган/
