Туган җиремә (өченче вариант)

Кай тарафка гына күз атсам да,
Чишмә сыман ургып моң чыгар.
Имәннәрең гүя юл югалтып
Туктап калган моңсу юлчылар.

Бу юллардан күпме сагышлылар,
Бәхетлеләр җырлап узгандыр.
И Туган җир, мине шатлыкларың,
Сагышларың белән сызландыр.

Кырларыңнан җыям моңнарымны,
Бердәнберем — туган төбәгем.
Китсәм дә мин үзем еракларга,
Синдә кала минем йөрәгем.
Синдә кала минем йөрәгем…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »