Яз нуры җылытмаса
Бөрегә салкын тия.
Әллә назлар җитмәгәнгә
Чәчәк атмаган чия.
Чия, чия, ялгыз чия
Моңаеп башын ия.
Минем сөюем дә гүя
Чәчәк атмаган чия.
Карашымнан анларсың дип,
Кузләремне яшерәм.
Хисләремнең пары белән
Туры сердәшем чия.
Чия, чия, ялгыз чия
Моңаеп башын ия.
Минем сөюем дә гүя
Чәчәк атмаган чия.
Сүлышымнан анлыйсындыр:
Йөрәк тыңгысыз тибә.
Хисләремнең саф чишмәсе
Дөнья кургәнче кибә.
Көя, көя, йөрәк көя,
Яшерен генә сөя.
Минем сөядән янганны
Әллә анлыйсың, чия?
Чия, чия, ялгыз чия
Моңаеп башын ия.
Минем сөюем дә гүя,
Чәчәк атмаган чия.
Минем сөюем дә гүя,
Чәчәк атмаган чия…
Чәчәк атмаган чия…
