Ишет мине

Категория: көе сүзләре

Син белмисең, син белмисең генә
Күңел көн дә елый, көн дә шиңә.
Син белмисең, син белмисең генә,
Син күрмисең дә.
Син белмисең, син белмисең генә
Күңел көн дә елый, көн дә шиңә.
Син белмисең, син белмисең генә,
Ишет мине.

Көннәр болытлар төсле,
Агыла һаман.
Сәгать телләре туктап
Бөтенләй дә тынган.
Канатландырган бары
Тәмен югалтҡан,
Төсләрен җуйган.
Беләсеңме, мин
Бик тә ялгыштым.
Акны-караны бутап
Адаштым.
Аңлыйсыңмы, сине
Үзем югалттым.
Ишет мине!

Син белмисең, син белмисең генә
Күңел көн дә елый, көн дә шиңә.
Син белмисең, син белмисең генә,
Син күрмисең дә.
Син белмисең, син белмисең генә
Күңел көн дә елый, көн дә шиңә.
Син белмисең, син белмисең генә,
Ишет мине.

Эзләп карадым
Дәвасын читтә.
Алар бит синең
Тик шәүләң генә.
Алар бит мине
Һич тә аңламый,
Юк, алар аңламый.
Бу сагыш бетмәс
Борма юл сымак,
Күпме качсам да
Башына кайтам.
Беләсеңме, мин
Шундый арыдым.
Мин шундый арыдым.
Син ишет!

Син белмисең, син белмисең генә
Күңел көн дә елый, көн дә шиңә.
Син белмисең, син белмисең генә,
Син күрмисең дә.
Син белмисең, син белмисең генә
Күңел көн дә елый, көн дә шиңә.
Син белмисең, син белмисең генә,
Ишет мине.
Ишет мине,
Ишет мине…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »