Исле гөлләремә сулар сибәм көн дә,
Бөреләнгән алар чәчәк атарга.
Хуш исләрен исним, үзем сине күзлим,
Вакыт җиткән инде сиңа кайтырга!
Яратмасам сине, мин көтәр идемме?
Минутларны санап иртәсен-кичен…
Назлы гөлем диеп, иркәләсәң сөеп,
Чәчәкләр атармын тик синең өчен…
Озаклама, иркәм, мин сагынып көтәм,
Тәрәзәгә карап гөлләрем белән…
Сине көтә-көтә, сабырлыгым бетә,
Эшең күп икәнең болай да беләм!
Яратмасам сине, мин көтәр идемме?
Минутларны санап иртәсен-кичен…
Назлы гөлем диеп, иркәләсәң сөеп,
Чәчәкләр атармын тик синең өчен…
Исле гөлләремә күз сал әле син дә,
Таҗларын ачкан ул, сирпеп хуш исен.
Мин дә сагындым, — дип, — җылы сүзләрең сип,
Алларыңда чәчәк атармын үзем!
Яратмасам сине, мин көтәр идемме?
Минутларны санап иртәсен-кичен…
Назлы гөлем диеп, иркәләсәң сөеп,
Чәчәкләр атармын тик синең өчен…
