Яшьлек (өченче вариант)

Гомер көзе якынлашкан саен
Гомер язын өзелеп сагынам.
Уйларымда гәүhәр балачакның
Эзләренә карап табынам.

Яшьлек үтә аккан сулардай,
Кире кайтмый искән жилләрдәй.
Сарыларга буялма көзләрдәй,
Тормыш җиленә түз жилкәндәй.

Гомер көзе якынлашкан саен
Барлап карыйм үткән көннәрне.
Сулмам микән көзге гөлләр кебек
Беренче кар төшкән төннәрне.

Яшьлек үтә аккан сулардай,
Кире кайтмый искән жилләрдәй.
Сарыларга буялма көзләрдәй,
Тормыш җиленә түз жилкәндәй.

Гомер көзе житә сиздермичә,
Кырыс табигатькә буйсынып.
Тик күңелләр кала сүрелмичә,
Нидер көтеп, бераз юксынып.

Яшьлек үтә аккан сулардай,
Кире кайтмый искән жилләрдәй.
Сарыларга буялма көзләрдәй,
Тормыш җиленә түз жилкәндәй.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »