Ике йөрәк (дүртенче вариант)

Җирдә эзләр күмәк-күмәк,
Күңелдә эзләр сирәк.
Үзәгемне өзә берәү,
Ничек түзәргә кирәк.

Ике йөрәк арасы,
Озак микән барасы.
Инде күпмеләр янасы
Булма йөрәк ярасы.

Кышкы эзләр югалалар
Карлы җил искән саен.
Куңел эзләре яңара
Сиңа караган саен.

Ике йөрәк арасы,
Озак микән барасы.
Инде күпмеләр янасы
Булма йөрәк ярасы.

Җәйге эзләр күренмиләр
Яңгырлар яумасалар.
Күңелемдә синең эзләр,
Җуелмаслык бит алар!

Ике йөрәк арасы,
Озак микән барасы.
Инде күпмеләр янасы
Булма йөрәк ярасы.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »