Ни булды сиңа? (Ниләр булды икән сиңа?)

Ялгыз аккош сыман синең
Карашларың ник уйчан?
Борчуларыңны онытып
Канат кагарсың кайчан?

Ниләр булды икән сиңа,
Белмәдем сәбәпләрен.
Бәхет кошың килер әле
Көт кенә сәгатьләрен.

Аклыгы килер алдыңа,
Ак карлар түшәп явар.
Гашыйк итеп сихри төннәр
Йолдызлар балкып янар.

Ниләр булды икән сиңа,
Белмәдем сәбәпләрен.
Бәхет кошың килер әле
Көт кенә сәгатьләрен.

Җилләр назлап сөеп үбәр,
Алыр үз кочагына.
Хисләрең дөрләп янырлар
Мәхаббәт учагында.

Ниләр булды икән сиңа,
Белмәдем сәбәпләрен.
Бәхет кошың килер әле
Көт кенә сәгатьләрен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »