Язмагандыр инде

Синең белән очрашулар сорап
Язмышка дип күпме ялварма.
Сагышымны синең сагышларга
Язмагандыр инде ялгарга.

Күпме табынсам да могҗизага,
Тылсымнарга, сихри көчләргә,
Шатлыгымны синең шатлыкларга
Язмагандыр инде өстәргә.

Язмагандыр инде, язмагандыр,
Гаебе юк һич беркемнәрнең.
Йөрәгемә басам ялкыннарын
Синсез генә үткән көннәрнең.
Синсез генә үткән көннәрнең…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »