Әллә соңлап, әллә инде чынлап
Көзен гөлләр чәчәк аттылар.
Бу тормышның әче салкынына,
Кырауларга чыдам булдылар.
Көзге гөлләр әче җилләргә
Чайкалса да, шиңеп сулмады.
Ахырысы минем күңел кебек
Түзде инде, түзде, сынмады!
Кызыштырып күпләрнең күзләрен
Чәчәк ата көзен гөлләрем.
Күз яуларын алырлык чәчәкләр
Бизәп торсын килер көннәрем.
Көзге гөлләр әче җилләргә
Чайкалса да, шиңеп сулмады.
Ахырысы минем күңел кебек
Түзде инде, түзде, сынмады!
Күзләр генә тимәсен гөлләргә,
Соң булса да уңсын барысы.
Алда әле безгә дигән бәхет,
Алда әле юллар барасы.
Көзге гөлләр әче җилләргә
Чайкалса да, шиңеп сулмады.
Ахырысы минем күңел кебек
Түзде инде, түзде, сынмады!
Түзде инде, түзде, сынмады!..
Варианты песни
