Тик син генә (дүртенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Мин канатлы булдым сине күргәч, белгәч сине.
Килеп кердең язмышыма нурлар сибеп.
Син — хыялым минем, син — язмышым минем,
Бу дөньяда син булмасаң нишләр идем?

Кушымта:
Әле алда сандугачлы алсу таңнар,
Гөрләп чәчәк атар әле сиреньнәр.
Язлар килер, әгәр булсаң яннарымда
Тик син генә,
Тик син генә,
Тик син генә.

Әле алда безнең иң бәхетле язгы көннәр,
Без кабызган якты учар янар дөрләп.
Син — йолдызым минем, син — минем бергенәм,
Уйларымда, йөрәгемдә тик син генә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »