Елады йөрәгем,
Елады мәхәббәт,
Көтмәгән хәбәрне ишеткәч…
Бәхетле көннәрне,
Биргән вәгъдәләрне
Онытып, башкага син киткәч…
Вакыт үтсен әле,
Онытырмын, бәлки,
Тик мәхәббәт китми йөрәктән.
Сагынырсың әле, син үзең дә, бәлки,
Төшләреңә керсәм кинәттән.
Юксындым мин сине,
Сагындым гел сине,
Тик җавабың булды хыянәт…
Җыеп бар көчемне,
Юатам үземне,
Йөрәгемдә елый мәхәббәт…
Вакыт үтсен әле,
Онытырмын, бәлки,
Тик мәхәббәт китми йөрәктән.
Сагынырсың әле, син үзең дә, бәлки,
Төшләреңә керсәм кинәттән.
Нишләргә белмәүдән
Сызлана йөрәгем,
Җырлардан юаныч эзлимен…
Өметне өзмимен,
Бар булган терәгем —
Бәхетле булырга телимен.
Вакыт үтсен әле,
Онытырмын, бәлки,
Тик мәхәббәт китми йөрәктән.
Сагынырсың әле, син үзең дә, бәлки,
Төшләреңә керсәм кинәттән.
