еше сүзен тыңлыйм,
Тик үземчә эшлим,
«Үзсүзле син, — диләр, — үзсүзле!»
Шушы сүзне миңа
Әнкәем дә әйтте.
Тик үзгәртә алмыйм, алмыйм үземне.
Мин башкача була алмыйм,
Үзгәртмәмен үземне.
Үзем ничек — шулай калыйм,
Үзсүзле мин, үзсүзле.
Минем якын кешем,
— Үзгәр әле, — диеп, —
Кабатлыйсың син дә шул сүзне.
Үзгәрешле итеп
Мине күрим дисәң,
Син үзгәртеп кара, кара үзеңне!
Мин башкача була алмыйм,
Үзгәртмәмен үземне.
Үзем ничек — шулай калыйм,
Үзсүзле мин, үзсүзле.
Усал түгел, җаным,
Яхшылыкта — күңел,
Кирәк чакта сабыр, түземле.
Ләкин аңлый алмыйм,
Күпме еллар инде:
«Үзсүзле син, — диләр, диләр, — үзсүзле!»
Мин башкача була алмыйм,
Үзгәртмәмен үземне.
Үзем ничек — шулай калыйм,
Үзсүзле мин, үзсүзле.
