Шәһәрдән ул килсә авылга,
Әйтерсең, эләгәм давылга.
Урыныннан кузгала йөрәгем,
Аяклар югалта терәген.
Бик сирәк килә ул, кунак кыз,
Йокыны калдырган тыйнак кыз.
Яши дә йөрәкне яндырып,
Китә ул сагыну калдырып.
Ул килсә — ае да яктырак,
Авылның һавасы татлырак.
Оҗмаһлар ишеген ачадыр,
Шуңамы йокылар качадыр.
Бик сирәк килә ул, кунак кыз,
Йокыны калдырган тыйнак кыз.
Яши дә йөрәкне яндырып,
Китә ул сагыну калдырып.
Җырга тиң исәнме диюе,
Бер бәйрәм елмаеп көлүе.
Шул яктан алалмыйм күземне,
Я, Ходай, бирсәнә түземлек.
Бик сирәк килә ул, кунак кыз,
Йокыны калдырган тыйнак кыз.
Яши дә йөрәкне яндырып,
Китә ул сагыну калдырып.
/Җырның Х.Фәрхи һәм И.Бәдретдинова башкара торган төп версиясе биредә: https://erlar.ru/node/6123/
