Туган авылым урамы (икенче вариант)

Туган авылым урамын
Кабат-кабат урадым.
Китәрмен дә озакламый,
Кайтырмын диеп уйладым.

Кайталмадым, читтә үтте
Гомеремнең еллары.
Язмышларга язылмаган
Кире кайту юллары.

Чит-ят җирдә үткән еллар
Яшьлегемне урлады.
Гармуным да урамнарны
Минсез генә урады.

Туган авылым урамын
Кабат кайчан урармын?
Яшьлегем җырларын уйнап,
Сузып-сузып җырлармын?

Туган авылым урамын
Сагынып үтә елларым.
Торган саен артта кала,
Аерыла шул юлларым.

Туган авылым урамын
Тагын кайчан урармын?
Бәхет эзләп китәрмен дә
Кайтырмын диеп уйладым.
Бәхет эзләп китәрмен дә
Кайтырмын диеп уйладым…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (3 голоса)
« »