Мәхаббәтем чәчәк атты,
Ташый хисләр җыр тулып.
Сиңа талпына йөрәгем,
Гүя очар кош булып.
Өзелеп сөясен беләм,
Ләйсән булып сибеләм.
Чын бәхет көтә йөрәк,
Яннарыма син кирәк.
Йөрәгеңә җәннәт койган,
Күзләреңдә чаткылар.
Шул чаткылар җаннарыма
Сүнмәс утлар яктылар.
Өзелеп сөясен беләм,
Ләйсән булып сибеләм.
Чын бәхет көтә йөрәк,
Яннарыма син кирәк.
Сине күргән көннән алып
Бар язларда яшим.
Күз нурым син, бердәнберем,
Ниләр дип назлап дәшим.
Өзелеп сөясен беләм,
Ләйсән булып сибеләм.
Чын бәхет көтә йөрәк,
Яннарыма син кирәк.
Бу җыр Рамил Галимҗанов репертуарында бар
Добавлено tatassr в СР, 05/02/2025 - 20:36
«
»
