Чакыр сөю

Тавышың ишетеп, менеп биек тауга,
Үткән хыялларны чишәрмен.
Таба алсам бәхет энҗеләрен,
Бары сиңа бүләк итәрмен.

Чакыр сөю, чакыр яннарыңа,
Телисеңме — китәм артыңнан.
Ташламамын тирән агымсуга,
Кирәк дисәң — үтәм карурман.

Сөю эзләп юлда күпме кеше,
Ә күпмесе кире борылган.
Бер яхшыга бер начар диләр,
Язмышлары шулай корылган.

Чакыр сөю, чакыр яннарыңа,
Телисеңме — китәм артыңнан.
Ташламамын тирән агымсуга,
Кирәк дисәң — үтәм карурман.

Миндә давыл, синдә йөз өермә,
Вакытларны бер дә белмибез.
Көе керсә әгәр күңелеңә
Киртәләрне һич тә күрмисең.

Чакыр сөю, чакыр яннарыңа,
Телисеңме — китәм артыңнан.
Ташламамын тирән агымсуга,
Кирәк дисәң — үтәм карурман.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »