Егет булып үсеп җиткәндә дә
Әтиләрнең кирәк киңәше.
Чын күңелдән килә менә бүген
"Рәхмәт, әти, сиңа" — диясе.
Әти киңәшеннән, карашыннан
Аермасын Ходай бик озак.
Кайткан саен әти киңәш бирер,
"Исән булып", — кабатлыйм озак.
Рәхмәт, әти, киңәшләрең өчен,
Алар догаларга торырлык.
Сизелми дә үтә гомерләр шул,
Хәзер инде без дә зур булдык.
Әти киңәшеннән, карашыннан
Аермасын Ходай бик озак.
Кайткан саен әти киңәш бирер,
"Исән булып", — кабатлыйм озак.
Усаллашып киткән чакларда да
Әтиләрнең җитми карашы.
Дөнья буйлап янәшәдә бергә
Әти белән килә барасы.
Әти киңәшеннән, карашыннан
Аермасын Ходай бик озак.
Кайткан саен әти киңәш бирер,
"Исән булып", — кабатлыйм озак.
