Әрни яра

Категория: көе сүзләре

Солдат булып киткән яшь егетләр,
Антын биреп туган иленә.
Кайберләре шунда ятып калган,
Кайта (а)лмыйча газиз җиренә.

Һаман әрни тирән яра кебек
Күңелләрдә Чечня сугышы.
Күпме безнең япь-яшь егетләр шул
Алган анда соңгы сулышын.

Сугыш килгән җирдә күз яшьләре,
Кеше гомере тормый бернигә.
Ашкынгандыр күпме яшь солдатлар
"Кайтырбыз, — дип, — тиздән без өйгә".

Һаман әрни тирән яра кебек
Күңелләрдә Чечня сугышы.
Күпме безнең япь-яшь егетләр шул
Алган анда соңгы сулышын.

Ходай биргән безнең гомерләрне
Ачы хәсрәт һич тә бүлмәсен.
Беркемнең дә газиз башкайлары
Сугышларны кабат күрмәсен.

Һаман әрни тирән яра кебек
Күңелләрдә Чечня сугышы.
Күпме безнең япь-яшь егетләр шул
Алган анда соңгы сулышын.
Алган анда соңгы сулышын…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »