Әниемә (тугызынчы вариант)

Ул исемдә күпме ягымлылык,
Бу сүздә бит күпме җылылар.
Түземлелек һәм дә олы йөрәк,
Чәчәк төсле шаулы матур яр.

Дөньяларда йөртә төрле кеше,
Тиңли алмыйм һич тә бернигә.
Бәхет язы бүләк итеп һәрчак,
Кояш нуры, әнием, син безгә.

Бар җиһанның изгелеге сыймас
Әниләрнең йөрәк түренә.
Яшис(е) иде бары сөендереп,
Кермичә хәсрәт күңелеңә.

Дөньяларда йөртә төрле кеше,
Тиңли алмыйм һич тә бернигә.
Бәхет язы бүләк итеп һәрчак,
Кояш нуры, әнием, син безгә.

Миңа яшәү, тормыш бүләк иткән
Син, әнием, бер дә кайгырма.
Балаларың горур, ныклы булыр,
Безнең өчен һич тә картайма.

Дөньяларда йөртә төрле кеше,
Тиңли алмыйм һич тә бернигә.
Бәхет язы бүләк итеп һәрчак,
Кояш нуры, әнием, син безгә.
Бәхет язы бүләк итеп һәрчак,
Кояш нуры, әнием, син безгә…
Кояш нуры, әнием, син безгә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »