Кайчак тоям мин үземне
Яраланган кош сыман
Тоймас идем яшьләр узган
Яшьлегемне юксынам
Яшьлегемне юксынам
кушымта
Моңлана күңел моңлана
сулар кебек болгана
Газапланган сагышланган
мин генәме дөньяда
мин генәме дөньяда
Үзем дә төшенә алмыйм
Нәрсә җитми җаныма
Күңелкәем талпынамы
әллә сөйгән ярына
әллә сөйгән ярына
кушымта
Моңлана күңел моңлана
сулар кебек болгана
Газапланган сагышланган
мин генәме дөньяда
мин генәме дөньяда
Мин һаман да моң илаһи
мәхәббәткә табынам
Гомер арягында калган
Яшьлегемне сагынам
Яшьлегемне сагынам
кушымта
Моңлана күңел моңлана
сулар кебек болгана
Газапланган сагышланган
мин генәме дөньяда
мин генәме дөньяда